Татарча диктант акциясендә катнашырга чакырабыз! «Эврика» мәдәният үзәге, Чулман, 6 йорты 📝27 октябрь көнне сәгать 13:00 да — 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.